ВАБА и. гар. 1) Төп билгеләре косу, эч китүдән гыйбарәт булган көчле йогышлы авыру; үләт; русчасы: холера. Пуледин котылып килсәк тә, вабага тотылдык без. Бәет. Хәмдениса карчык гомере буе боларның әниләренең үлгәнен көтеп яшәгән, әмма беркөнне аның үзенә дә авыру – ваба эләккән. М.Мәһдиев. Фәлән елны халыкны ваба кырган, төгән елны терлек-туар үләте килгән… М.Рафиков. Инде сугышлар тынды, дигәндә, дәһшәтле ачлык, ваба елы башлана. Казан утлары 2) күч. тирг. кимс. Үлем китерә торган нәрсә, үләт. Кара үләт кебек шомлы афәт булып, «фашист» дигән ваба үрмәли. Г.Бәширов 3) күч. тирг. Бәла-каза китерә торган нәрсә, хәл. Җәмгыяте хәйрияләрнең эшсезлекләренә баш сәбәп – сәяси вабаларның хәзерге халәте икәненә без ышансак та, ләкин хокуклары даирәсендә эш итәргә теләмәгәнлекләре вә иң күп әһәмиятне үлек күмүгә иганә бирер өчен сарыф иткәнлекләре күз алдыбыздадыр. Ф.Әмирхан |