ВА ы. 1) Кинәт куркып китүне, көяләнүне, гаҗәпләнүне, аптырап калуны, шаккатуны белдерү өчен әйтелә. Ва! Дускаем, бигрәкләр дә соңладың шул! М.Мәһдиев

2) Бөтен кеше берьюлы ризасызлык белдереп кычкырышкан яки барысы бердән, кычкырып, аңлаешсыз сөйләшкән тавышны белдерә. Тотасыз да, «ва! ва!» дип акырырга, бакырырга тотынасыз. Г.Камал. Ишегалдындагы халыкның «ва! ва!» килеп үкерешкәннәре ишетелеп тора. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә