БЮСТ и. фр. 1) Кешенең биленә кадәр өлешен сурәтләгән скульптура. Ул Садыйк Әхмәтовка бюст куйганда да Тутайга кайтты. Актив эшләде. М.Рафиков. Нәсимә китергән бюст Фәнияр тумбочкасы өстенә озакка менеп кунаклады. Ф.Яруллин. Шиллер бюсты алдында торганда, ул Рянага: – Аның пьесалары татар театрларында да сәхнәләштерелә, – диде. Т.Әйди. Мин үзем, чакырулы булуга карамастан, якын дустыма бюст кую һәм музей ачу тантанасына бара алмадым. Казан утлары 2) Хатын-кыз күкрәге. Тә-әк, билләрең үз урынында. Әйбәт. Яхшы. Бюст – нормальный! Тагын чүт кенә күтәрсәк... менә болайрак. Хәзер шундый күкрәкләр модада. Аманулла |