БЮРОКРАТЛАШУ ф. 1) Дәүләт идарә итү эшендә бюрократия системасы урнашу

2) к. бюрократлану. Иң мөһиме – үзебезгә бюрократлашырга ярамый. Татарстан

Бюрократлаша башлау Бюрократлашу билгеләре күренү . Алар [җитештерү мөнәсәбәтләре], атап әйткәндә, Үзәкнең тоталитар стильдә җитәкчелек итүендә, Үзәк аппаратының бюрократлаша башлавында иде. К.Гыйззәтов

Бюрократлаша төшү Бераз бюрократлашу

Бюрократлашып бару Аз-азлап, акрынлап бюрократлашу . Сез миңа хат язган елларда бюрократлашып баруым хәзер үзем өчен дә ачык. С.Баттал

Бюрократлашып бетү Тулысынча бюрократлашу. [Ибраһим Гази] --- тормышның кимчелекләрен дә күрә белә, җитәкче органнарның начар эшләрен тәнкыйть итүдән дә куркып тормый, бюрократлашып беткән кайбер аңгыра, мокыт түрәләрне ул, еш кына, «чуен башлар» дип атый торган иде. Ә.Еники

Бюрократлашып җитү Тулысынча бюрократлашкан булу. --- соңгы вакытта ул беркем белән дә санашмый, кеше сүзенә колак салмый башлады, бюрократлашып җитте, һәм ректорга бу бозыклыклары өчен түләргә дә вакыт җитте. Т.Галиуллин

Бюрократлашып килү Акрын гына бюрократларга хас сыйфатларны туплау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә