БЮРОКРАТЛАНУ ф. Бюрократларга хас булганча эш итү

Бюрократлана төшү Бюрократларга хас сыйфатлар арту

Бюрократланып алу Кыска вакыт дәвамында бюрократлык күрсәтү

Бюрократланып бетү Тәмам бюрократлану

Бюрократланып килү Бюрократларга хас сыйфатларга ия була башлау

Бюрократланып китү Кинәт бюрократлану. Әллә бюрократланып киттең инде, димме. Килмисең. Чакырганны көтәсең. Г.Минский

Бюрократланып тору Озак вакытлар бюрократлык күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә