БЮРОКРА’ТИЯ и. фр. 1) Хакимлек итүче катламның мәнфәгатьләрен яклаучы югары чиновниклар администрациясе. Бюрократия җәмгыятькә хезмәтче буларак кирәк. Ә.Борһанов. Аның каравы, вертикаль хакимияткә хезмәт күрсәтүче бюрократия котырып үрчеде. Н.Әхмәдуллин 2) Мәсьәләнең асылына игътибар итмичә, бары тик формаль якны гына уйлап эш итү алымы. Бюрократия, һәр җиңелүеннән соң, яңа терәүләр эзли башлый. Ә.Борһанов. Бюрократия киртәләрен ничек тә урап үтәргә иде. Х.Камалов. Ике-өч атна дигәндә, [Камил белән Чәчкә] барлык бюрократия киртәләрен үтеп, кирәкле кәгазьләрне җыеп бетерделәр. Ф.Яруллин |