БЮРОКРАТИЗМ и. рус 1) Аерым югары катлам мәнфәгатьләренә яраклаштырылган идарә яки эш итү системасы. Бюрократизмны бүре кебек чәйнәп ташлар идем, явызны. Ә.Фәйзи. Аның [Ленинның]: «Совет власте һәлак була-нитә калса, сәбәпчесе бюрократизм булыр», – дигән сүзләре тормышка ашты бит. Ә.Борһанов 2) Эшкә формаль караш. Мостафин җитешмәгән нәрсәләр турында, аларны табу кыенлыгы һәм шунда килеп туган бюрократизмны әйтеп бирде. Х.Камалов |