БЮРОКРАТ и. фр.-гр. 1. 1) Югары чиновник. Унсигез миллионлы бюрократлар армиясе, дип, үзләре лаф ора. Р.Зәйдулла. --- балаларга ни-нәрсә укытасын, Вашингтондагы бюрократлар түгел, ә алар үзләре – җирле төбәктә хәл итәләр. Татарстан 2) Җәмгыять, аерым кеше ихтыяҗлары турында кайгыртмаска тырышып, мәсьәләнең асылына игътибар итмичә, бары тик формаль якны гына уйлап эш итүче чиновник, түрә. «Вакыт» дигән нәрсә белән, бюрократлар һәм Кояш кадәр Кояшның үзе белән ярышып, өч көн узды. А.Тимергалин. Бюрократка әйләнеп бетәбез инде… Ш.Бикчурин. Бюрократка холуй булып Йөрүләре рәхәтме? Г.Афзал. Ничек тоталар икән аны партия эшендә? Бюрократ ич ул, чиновник! М.Әмирханов 2. с. мәгъ. Бюрократиягә караган. Бюрократ галим әнә шулай фикер йөртә. М.Мәһдиев. Хәзерге Россиядә бюрократ түрәләр саны элекке СССРдагыдан өч мәртәбә диярлек артты. Ә.Борһанов |