БЮРО и. фр. 1) Төрле оешмаларда: идарә, җитәкчелек итүче үзәк; берәр эшкә җитәкчелек итү өчен билгеләнгән кешеләр. Мәсьәлә зурая-зурая да, бюро утырышында гына хәл итәрлектән чыккач, гомуми җыелышка куела. М.Әмир. – Йә, – диде ул, Тимерханның эше турында бюро членнарыннан бер хатын-кыз сөйләп биргәч. М.Мәһдиев. Бюро әгъзаларыннан булган бер кыз кулына кызыл тасмалар тотып керде. Ә.Баян. Бер литр сөт кимесә, бюрога чакыралар. Х.Камалов 2) Канцелярия, контора 3) Гадәттә киштәләре, тартмалары булган язу өстәле |