БЮЛЛЕТЕНЬ и. фр. 1) Нинди дә булса мөһим, гадәттә, күпчелек өчен кызык булган вакыйга турында язма 2) Кайбер даими яки вакытлы басмаларның атамасы. Һәркөн иртәле-кичле эре хәрефләр белән басылып таратыла торган «Сугыш хәбәрләре» дигән бюллетеньнәр, ике көннән бирле, таратылудан туктатылды. М.Гафури. Билгеле булганча, сугыш вакытында фронт газеталары чыккан. Судан саклану корылмалары төзелешендә шундыйрак махсус бюллетень чыгарылып, аның хәбәрчеләренең берсе мин булдым. Ә.Баян 3) Аерым бер сайлау округында сайлауга куелган кандидатларның фамилияләре, исемнәре күрсәтелгән кәгазь. Урналардагы бюллетеньнәрнең төгәл исәбе алынгач, сайлау комиссиясенә председательлек итүче Гозәеров шаккатты. Ф.Батттал. Бюллетеньнәрне саный башлагач, ул Арсланов бүлмәсендә әрле-бирле йөрде, сайлау нәтиҗәләрен, туктаусыз, Казанга хәбәр итеп торды. Ф.Садриев 4) сөйл. Авыру кешенең хезмәткә яраксызлыгы турында табиб белешмәсе. Бюллетеньдә атна чамасы өйдә яткан арада, бригадир исеме белән «Акбулат» дигән очерк языла. Ә.Баян |