БЮДЖЕТ и. фр. 1) Дәүләтнең билгеле бер вакытка исәпләнгән керемнәре һәм чыгымнарының законлы рәвештә расланган исемлеге. Тик, ничек кенә тарткаласаң да, бюджет артмый, киресенчә, федераль хакимият басымы астында, елдан-ел юкара, кечерәя генә бара. М.Авзалова

2) Дәүләт, учреждение яки аерым кешеләрнең билгеле бер вакыт аралыгында алыначак керемнәре һәм тотылачак чыгымнарының якынча хисабы . Өлкән кеше үз мәшәкатьләренә йөзләрчә җепләр белән бәйләнгән бит: эш, хатын, балалар, гаилә бюджеты. Р.Мирхәйдәров. Таможня җыемнарының барысы да федераль бюджетка китеп бара. Татарстан. Дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина ярдәме, гражданнарга тиешле бюджет, иминият взнослары, башка керемнәр исәбенә, түләүсез күрсәтелә ---. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә