БЫТЫЛДА’У ф. сөйл. 1) Сүзләрне дөрес яисә ачык итеп әйтә алмау яки бозып сөйләү 2) Ниндидер аңлашылмаган ят телдә сөйләү. Урам тутырып йөриләр, һәммәсе үз телендә бытылдый. Т.Әйди 3) Ашыгып яки күп сөйләү, гөжләп тору. Я, я, абыйны бүлдермәгез әле, бытылдамагыз, малайлар! А.Расих. Бытылдама әле син, юньләп кенә сөйлә. Ю.Әминов. – Әле мин салоннан киләм… – дип бытылдап бара иде кунак хатын… Р.Зәйдулла. [Таймас:] Бытылдама әле, фикерне чуалтасың. А.Гыйләҗев 4) «Бак-бак», «быт-быт» иткән тавышлар чыгару (кошлар турында). Көне буе эссе кояш астында бытылдап бытбылдыклар да арыган – тавыш-хәбәр бирмичә ял итәләр. К.Тәхау. Әнә тагын бытбылдык бытылдый, тартар, аңа кушылып, әлеге дә баягы җырын җырлый, аны бүдәнәнең сәер тавышы алмаштыра. Р.Батулла Бытылдап алу Тиз арада бераз бытылдау. Тылмач, яшь лейтенант, майорның колагына иелеп, үзенчә нидер бытылдап алды. Ә.Гаффар Бытылдап тору Бертуктаусыз бытылдау . --- кызлар уенча, алдында бытылдап торган егет – әсир ителгән мескен, аны теләсәң нишләтергә була. Т.Миңнуллин Бытылдый башлау Бытылдарга тотыну. Яктылык белендеме, үрдәкләр бытылдый башлый. М.Мәһдиев Бытылдый бирү Бернәрсәгә карамастан, бытылдавын дәвам итү |