БЫТБЫЛДЫК и. 1) Фазан кошлар семьялыгыннан, кырларда, болыннарда яши торган, кыска канатлы, кыска койрыклы, кечкенә һәм кыска томшыклы, кечкенә йомры гәүдәле кош; бүдәнә; русчасы: перепел. Һәр бытбылдык үз сазын мактый. Мәкаль. Бытбылдык рәттән күп кычкырса, борай уңар. Сынамыш 2) Шул кошның ите. Хуҗабикә зур табак белән кабымлыклар куйды: куй бавыры һәм май белән тутырылган бытбылдык түшкәләре авыз суын китерерлек итеп кыздырылган иде. Р.Мирхәйдәров 3) күч. сөйл. Күп, тиз сөйләшүче кеше. Әй, бытбылдык, бабаңны туйдырып бетергәнсең инде. Н.Хәсәнов |