БЫТБЫЛДА’У ф. 1) Бытбылдык сайравына охшаш тавышлар чыгару. Еракта, урман артында, нәрсәдер бытбылдады. К.Нәҗми

2) Туктаусыз, күп сөйләшү. Миңа көндә-әш?! Шулай дип бытбылдый мәллә карт төлке?! Н.Гыйматдинова. Аптыраганнан бытбылдыйм ла мин, кызый. Сиңа бытбылдап та була бит әле. Н.Гыйматдинова

Бытбылдап алу Кыска гына вакыт эчендә бытбылдау

Бытбылдап чыгу Билгеле бер вакыт дәвамында бытбылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә