БЫРГЫЧЫ и. Быргыда уйнаучы; быргы белән сигнал бирүче. – Син кем? – дип сорадым мин аңардан. – Филармония артисты, быргычы, – ди бу. К.Латыйп. Быргычы уйнагач, марш моңнары, беренче мәхәббәттәй, күңелемә сеңеп калды. К.Латыйп. Каяндыр «Кузгалырга!» дигән гөрелдек тавыш яңгырый, атын юырттырып, уртага моңарчы күзгә күренмәгән быргычы чәчрәп чыга. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә