БЫРГЫ и. 1) Башы җәенке металл көпшәдән торган (яки мөгездән ясалган) тынлы музыка һәм сигнал бирү коралы. [Егет] Дүртесенә дүрт кычкырмый торган тимер быргы китереп бирде. Әкият. Мәктәп балалары, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, тигез сафлар белән, ашханәгә кереп киттеләр. Ш.Бикчурин. – Сиңа җиз сыбызгы булса, чын исеме аның – быргы! – диде эшләпәлесе. К.Латыйп

2) Быргы кычкыртып бирелгән сигнал. [Зәбих – Мусага:] Өченче быргыда сез һәлак булачаксыз. Н.Исәнбәт

3) сөйл. Рупор. Буксир пароходлар баржаларны өстериләр, өсләрендәге кызыл йөзле капитаннары, тагы да кызара төшеп, быргылар аркылы әллә нәрсәләр кычкырыналар. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә