БЫЛЧЫРАТУ ф. Пычрату. Кул керенә былчыраткач, Һәфтиякнең һәр битен, Уртасыннан капкалап, тәмләп кимергәннәр читен. Г.Тукай. Ул, оясыны былчыраткан каз кеби, иртәдән кичкә кадәр, өенә керергә курыккан кеби, өе тирәсендә әйләнә башлады. Г.Исхакый . Күңел хөҗрәсен былчыратып, каян килеп чыкты соң әле бу кара мәче? М.Әмирханов Былчыратып бетерү Бик нык былчырату. Кеше җир йөзен буяп, былчыратып бетерде, табигатьнең ямен, җүнен бетерде. Р.Мөхәммәдиев |