БЫЛЧЫРАК с. 1. 1) Пычрак. Минап, иярдә утырып кала алмыйча, юлдагы былчырак суга барып төште. Г.Кашапов. Былчырак су бик җылы, хәтта кайнар. Г.Рәхим. Кырык өченче елның май бәйрәме бик былчырак вакытка туры килде. М.Мәһдиев 2. и. мәгъ. 1) Сазламык җир. Тагы шул былчыракларда үрдәкләр --- быкырдашырга тотындылар. Г.Исхакый. Менә шул саташуның әллә бишенче тапкырында сазның былчырагы артыграк кайнарланып китте. Г.Рәхим 2) Пычрак, болганчык су. Ул [Насыйр], үзенең дошманын җиңгән солдат кебек елмаеп, аның [калушның] тишекләреннән аккан судан, аның эчендә шылтырый торган былчырактан көлә калды. Г.Исхакый 3) Суда җебеп изрәгән урын, быкырдык җир. Юл һәйбәт, былчырак ерасы юк, каткалак. М.Хәсәнов 4) күч. Мәкер, бозыклык. Бирегә килеп кергәндә, хисләре якты, уйлары изге иде, инде теләгенә иреште – бөтен күңелен тутырып, былчырак алып чыкты. М.Хәбибуллин ◊ Былчырак ату Нахак сүз әйтеп хурлау. Инде туктыйм, ак күңелемнән шул нәләт суккан көнче күбәләкләрнең исемнәрен мәңгегә онытам, хәтеремне сафлыйм, дип уйлап кына өлгерәм, тагын берсе караңгы почмактан чәчрәп чыга да былчырак ата. А.Гыйләҗев |