БЫ’ЛТ-БЫЛТ ИТҮ ф. 1. 1) Шундый авазлар чыгару 2) Таза, симез булу, һәр хәрәкәткә тәне селкенеп тору. Аның [Галимәнең] сызганган җиңе астында калын, тулы, былт-былт итеп торган беләге күренә иде. Г.Исхакый 2. былт итеп рәв. мәгъ. Кинәт, көтмәгәндә. --- су өстенә, калкавыч шикелле, былт итеп, меркантиль хаҗәтләр калкып чыкты. М.Әмирханов |