БЫЛКЫЛДА’У ф. 1) Тар авызлы савыттан сыеклык салганда, «былк» иткән тавышлар чыгару. Шешәдән су агызгандай, нәрсәдер «былк-былк» былкылдый. Н.Сладков 2) күч. Артык симергән кешенең, хәрәкәтләнгәндә, тәне селкенеп тору Былкылдап тору Әле, сөйләү моментында былкылдау. Ит Бүкәне, былкылдап торган янбашына таянып, Нәҗипкә таба атлады. Р.Батулла |