БЫЛБЫЛ и. гар. шигъ. 1) Сандугач. Бакчасыз йортка былбыл кунмас. Мәкаль. Аккош очар күл күреп, былбыл очар гөл күреп. Мәкаль. Арган чырайлар елмая, Былбыллар талга кунса. Г.Афзал 2) күч. Яраткан кешегә мөрәҗәгать сүзе. Әй, югалттым сәгать лә чылбырын, Күрмәдеңме, сылуым, былбылым? Җыр ◊ Былбыл төкерегедәй саклау Кадерләп кенә тору, бик нык саклау. Өйгә укол ясарга килә торган шәфкать туташлары аны [спиртны], былбыл төкерегедәй, саклап кына торалар. Ф.Яруллин |