БЫЛАГАЙЛАНУ ф. 1) Вәгъдә биреп, сүздә тормау

2) Вакчылланып бәйләнү. --- менеп утыра Аюның иңбашына. Тартып үтә йә Төлкенең койрыгын, Йә Юлбарысның мыегын; Анысына сугыла, Монысына кагыла, Тегесенә бәйләнә, Кыскасы, теләгәнчә былагайлана. Ә.Исхак

3) диал. Артык кыланчыклану, юри шаяру. Талиб хан иярләп алган байтал сәрпи ук та куып җитә алмаслык гаярь тулпар иде. Шуны белгәнгә күрә, Талиб, әүвәл, былагайланып, юри атын тыя-тыя барды. В.Имамов

Былагайланып йөрү Әле, хәзерге вакытта төрлечә былагайлану. Алар, бүтәннәргә ияреп, коридорга чыгып былагайланып йөрмәделәр. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә