БЫЛАГАЙ с. 1) Булдырам, дип, коры вәгъдә биреп масаючан, әмма сүзендә тормаучан; вафасыз. Ул, түгәрәк кенә корсак үстерә башлаган, нечкә сыйраклы, симез муенлы, былкылдаган былагай кеше булып чыкты. Г.Бәширов

2) Бик вак, бәйләнчек. Турыдан-туры бәрелешергә, Рамусның директор малае булуы да, артык оятсыз, былагай булуы да комачаулый иде бугай. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә