БЫКЫРДЫК с. 1. 1) Быкырдый, быкырдап торган. Алар, быкырдык сулы баткак эченнән көч-хәл белән атлый-атлый, ике йөз метрлар чамасы алга уздылар. Ш.Маннур. Инеш саеккан, быкырдык сазлыкка әйләнгән. А .Гыйләҗев

2) Нык юешләнүдән, җебүдән сазланган, былчыраган, баткакка әйләнгән (туфрак, аяк асты турында). Яңгырлар башланса, бәләкәй түмгәкләр белән капланган бу үзән --- быкырдык сазлыкка әйләнә. А.Гыйләҗев

2. и. мәгъ. Нык җебүдән, юешләнүдән сазланган, баткакка әйләнгән урын. Әллә нинди үләннәр үскән, су да түгел, былчырак та түгел, бер быкырдык эчендә ваннада яткан шикелле ятам. Г.Рәсим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә