БЫКЫРДА’У ф. 1) «Быкыр» иткән яки шуңа охшаш тавышлар чыгару. [Шәмси] Әллә ни эшләгән кебек, кычкыра-кычкыра, тавышлана-тавышлана йөзде, чумды, быкырдады, быгырдады. Г.Исхакый. Казанда, пар бөркеп, быкырдап аш кайный: Тоз каян алырга ул ашка? Ф.Гыйззәтуллина 2) Суда яки сазламыкта туенып, шаулашып яту (каз-үрдәкләр турында) 3) Пычрану. Бала-чага көннәр буе --- суда быкырдый. Р.Хафизова 4) Нык юешләнүдән, җебүдән сазлану, баткаклану, былҗырау (аяк асты, туфрак, юл турында) Быкырдап бетү Бик нык быкырдау. [Сазда] Сыерлар да, корсакка тикле батып, дуңгызлар шикелле быкырдап бетәләр. Ф.Сәйфи-Казанлы Быкырдап тору Бертуктаусыз быкырдау. Күлнең суын су дисәң – су түгел, ниндидер сасы сыекча быкырдап тора шунда. Г.Әпсәләмов Быкырдап яту Әле, хәзер, күз алдында быкырдау. Егетләрнең берсе, йөгереп килеп, быкырдап яткан Нәҗипкә кулын бирде. А.Гыйләҗев Быкырдый башлау Быкырдарга тотыну. Бер үрдәк артыннан берникадәр үрдәк балалары, сөйләшә-сөйләшә, почмакка җыелган суга таба барып, суда былчырана, быкырдый башладылар. Г.Исхакый. Менә шул саташуның әллә бишенче тапкырында, сазның былчырагы артыграк кайнарланып китте. Күбекләнеп быкырдый башлады. Г.Рәхим Быкырдый төшү Бераз быкырдау |