БЫКЫР, БЫКЫ’Р-БЫКЫР иярт. 1. Сыеклык хәлендәге яки составында сыеклык булган матдәләр кайнаганда ишетелгән тавышларны белдерә. Мазаны белми ул, утын әзерлисе юк, печән чабасы юк, быкыр-быкыр кайнаган казан янында йөрү – рәхәт кенә ич ул! Я.Зәнкиев 2. рәв. мәгъ. кбт. форм. «Быкыр» ( 1 мәгъ.) иткән яки шуңа охшаш тавышлар чыгарып. Чумар быкыр-быкыр кайнап утырсын иде, тәмле исләр чыгарып... А.Гыйләҗев |