БЫКЫЛДА’У ф. 1) «Бык», «бак» яки шуңа охшаш тавышлар чыгару. Үрдәкләр быкылдау 2) сөйл. Сүзләрне аңлап булмаслык итеп сөйләү (балалар, сакау кешеләр, исерекләр сөйләме турында) 3) күч. гади с. Такылдау, күп итеп сөйләү. --- малайны ул, күрәсең, тагын да нәрсә быкылдар, нәрсә сорар, нәрсә булыр, дип көтте. А.Хәлим. Ул, хәзерге кебек, микрофон янына кердең дә быкылдап чыктың, түгел иде шул. Р.Заһидуллина Быкылдап утыру Әле, хәзер бераз быкылдау. Галиябану, тагын бераз быкылдап утырганнан соң, чыгарга җыенды. Ф.Яруллин |