БЫЗЫЛДАВЫК и. 1. 1) Бызылдый торган нәрсә. Шулай йөдәп барган чакта, Ишектә, уң кул якта, Ниндидер бер бызылдавык, Тыңлап тора ул беравык. Ш.Маннур 2) бызылдавыклар күпл. зоол. Катыканатлылар отрядыннан, озынча гәүдәле, җепсыман мыеклы, озын аяклы кара яисә чуар төстәге коңгызлар семьялыгы һәм шул семьялыкка караган коңгызның үзе; русчасы: жужелица. Татарстанда иң күп санлы коңгызлар – бызылдавыклар, филчекләр, май коңгызлары, шартлавык коңгызлар. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Ә бызылдавык, азык эзләп, бер төн эчендә чакрым ярым юл үтә. Кызыклар дөньясында 2. с. мәгъ. Бызылдый, «быз» сыман тавышлар чыгара торган. Берничә мәртәбә колак яныннан, бызылдап, пуля үтсә дә, мине дә, башкаларны да бызылдавык пулялар гына туктата алмадылар. Р.Ильяс |