БЫЗЛА’У ф. 1) «Быз» яки шуңа охшаш тавышлар чыгару. Өйдә бер генә чебен дә бызламый. М.Максуд 2) к. быжлау ( 2 мәгъ.) Бызлап тору Өзлексез, өсте-өстенә бызлау. [Ул] Куй, бызлап торма, дигән шикелле кулын селтәде дә Газинурның сүзләренә бөтенләй җавап бирми башлады. Г.Әпсәләмов. Картлыгы да дөрестер шул, мескенкәйнең, «Келт! Келт!» иткән чакта, теле бызлап тора. Ә.Фәйзи |