БЫЖЛА’У ф. 1) «Быж» иткән тавышлар чыгару. --- тычкан тишеге тирәсендә быжлаган төклетура, әллә кая – карама куыш тирәсенә очып китте. А.Гыйләҗев. --- әллә каян гына төклетура быжлап килеп куна. М.Мәhдиев

2) Канәгатьсезлек белдереп, тавышны күтәрмичә генә, туктаусыз сөйләнү. Бер яктан бала җылый. Икенче яктан әнкәй быжлый. А.Гыйләҗев

Быжлап алу Аз гына, кыска вакыт быжлау. Пыяла буйлап үрмәлиләр дә, теләр-теләмәс кенә канат кагып, быжлап алалар. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә