БЫЖ, БЫ’Ж-БЫЖ иярт. 1. Нәрсәнеңдер «быж» сыман тавыш чыгарып гүләвен белдерә. Урманнан ияреп кайткан уй күченнән аерылган бал кортлары кебек тузынган, кая төртелергә белмичә, быж-быж, баш кабыгында гүелдәшә иде. Н.Гыйматдинова 2. рәв. мәгъ. кбт. форм. Шундый авазлар чыгарып, әле – бер якка, әле – икенче якка. Кичке караңгыда быж да быж май коңгызлары оча. А.Гыймадиев |