БЫДЫРДА’У ф. Аңлаешсыз авазлар чыгару яки, ачык әйтмичә, ишетелер-ишетелмәс кенә, авыз эченнән сөйләү. – Ничек? Нәрсә? Кайсы профессор? – дип быдырдады кыз. М.Маликова. Дөресрәге, шул нарасыйның җылысы белән җылынырга теләп, үзебез аны куенга алабыз. Бик тә олы кеше исәпләп, иртәдән кичкә кадәр, быдырдап, сөйләшеп йөрибез. Э.Шәрифуллина

Быдырдап кую Кинәт, бер тапкыр нәрсәдер быдырдау

Быдырдап тору Үзалдына бертуктаусыз быдырдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә