БЫДЫР, БЫДЫ’Р-БЫДЫР иярт. 1. Ачык әйтелмәгән яки ишетелеп җитмәгән сөйләмне яки шуңа охшаш тавышны белдерә

2. рәв. мәгъ. кбт. форм. Ачык итеп, ишетелерлек итеп әйтмичә. Быдыр-быдыр сөйләшеп тордылар да, һәркайсы үз юлына китеп барды. М.Әмирхан. Эчтә быдыр-быдыр сөйләшәләр. М.Әмирхан. Шулай шыпырт кына быдыр-быдыр сөйләшеп алалар. Х.Камалов. [Әбием] Кисәк-кисәк кенә авыз эченнән быдыр-быдыр сөйләнеп ала, шыңшып-шыңшып кына җыр көйләп куя. А.Хәсәнов

3. с. мәгъ. кбт. форм. Ачык ишетелмәгән, аңлашылмаган. Умартачы йортына җитәрәк, быдыр-быдыр тавышлар ишетелде. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә