БЫГЫРДА’У ф. 1) «Быгыр» иткән яки шуңа охшаш тавышлар чыгарып кайнау. Аш, куерып, быгырдау 2) Үзалдына сөйләнү, мыгырдау, быдырдау. Габделхәй тагын бер-ике тавыш бирде дә тончыккандагы кебек быгырдап тынды. Р.Батулла 3) күч. Лыгырдау, такылдау Быгырдап алу Кыска вакытка, аз гына быгырдау. Казандагы умач бераз гына быгырдап алуга, пешкәндер, дип, Доха түти ашны, зур агач табакка сосып, төнге кунаклар алдына утыртты. Н.Әхмәдиев Быгырдап кую Кинәт кенә, бер тапкыр быгырдау. Кайгысын уртаклашкандай, ашказаны быгырдап куйды. Л.Закирова Быгырдап тору Бертуктаусыз быгырдау. Килгәннән бирле, эчем быгырдап тора. Х.Ибраһим Быгырдый башлау Быгырдарга тотыну Быгырдый бирү Бернәрсәгә карамастан, быгырдавын дәвам итү Быгырдый төшү Бераз быгырдау |