БЫГЫР, БЫГЫ’Р-БЫГЫР иярт. 1. Сыеклык кайнаганда яки газлар аерылып чыкканда ишетелгән тавышны белдерә 2. рәв. мәгъ. «Быгыр», «быгыр-быгыр» иткән тавышлар чыгарып. Бабай учак өстендә быгыр-быгыр кайнаган балык шулпасын тәмләп азаплана иде. Г.Мөхәммәтшин. Учакларга асылган зур казаннарда, быгыр-быгыр, ит кайный, исе инде бөтен болынга таралып өлгергән иде. Р.Зәйдулла. Быгыр-быгыр кайный ботка. Җор-уен китә хутка. Ә.Баянов. Быгыр-быгыр кайный аның миендә фикерләр. Х.Камалов |