БҮТӘ’НЧӘ рәв. 1) Башкача, үзгә. Яшь буыннар исә бүтәнчә уйлый, бүтәнчә фикер йөртә. Р.Мостафин. Әхмәдулла, бәлки, сеңелкәше белән бүтәнчәрәк тә сөйләшер иде… Н.Гыйматдинова. Карынчыкта зур пуля утыргач, йөрәк бүтәнчәрәк типкәндер. Х.Камалов

2) Яңадан, кабаттан. Кадыйр, бүтәнчә тукталмаска тырышып, ашыгып-ашыгып сөйләп бирде. И.Низамов. Искәндәр карт бүтәнчә әрепләшмәде. М.Кәрим

◊ Бүтәнчә сайрый башлау Башта – бер төрле, соңыннан икенче төрле, башкача сөйләү, фикерен җиңел үзгәртү (принципсыз кешеләр турында)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә