БҮТӘНӘЮ ф. к. бүтәнләнү. Юл узышлый гына эндәшсә дә, Бөтенәер, Бүтәнәер иде дөньялар. Зөлфәт. Тормыш бүтәнәйде, Бусы инде Тегесенә бер дә охшамый. Х.Туфан

Бүтәнәеп бетү Тулысынча бүтәнәю

Бүтәнәеп калу Ниндидер процесс, күренешләр нәтиҗәсендә бүтәнәю, башка сыйфатлар барлыкка килү

Бүтәнәеп китү Бераз үзгәрешләр барлыкка килү

Бүтәнәя бару Торган саен ныграк бүтәнәю

Бүтәнәя төшү Бераз бүтәнәю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә