БҮТӘН с. 1. Башка, гайре бер. Бүтән халыкларны якын күргән кеше – илдә ихтирамлы кеше. Г.Хәсәнов. АКШта өермәләр бүтән илләргә караганда да ешрак була. Кызыклар дөньясында

2. рәв. мәгъ. 1) Моннан ераграк, моннан күбрәк һ.б.ш.

2) Башка вакытта, моннан ары. Бу – минем иң ахыргы теләгем, бүтән борчымам… Г.Бәширов

3. бәйл. функ. Чыгыш килешендәге исем белән килеп, исемдә күрсәтелгән төшенчәне чикләүне белдерә; тыш, башка. Баязит карыйның Давыт Урмановтан бүтән кардәше юк. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә