БҮТӘКӘ и. 1) Кошларның ашказаны. Үрдәкләр, борын очлары белән күл төбен актарып, бүтәкәләренә ком тутыралар. К.Нәҗми 2) күч. хур. Кечкенә гәүдәле кеше 3) күпл. сөйл. Ашкайнату органнары (кешедә). [Сәкинә] Елады, елады да, пружиналы караватына бөгәрләнеп ятты. Йөрәгемә ябышты, бүтәкәләремә кадәр сызлый, үләм, ди. Ю.Әминов |