БҮСҮ ф. 1) Җимерү, ишеп төшерү; тишеп, үтәли чыгу. Әмма күңелдә җыелган ярсу хисләр, йөрәк таләп иткән сүзләр, бөяләрне бүсеп уза торган язгы кар суыдай, барыбер, агылмыйча кала алмыйлар икән. Ш.Маннур 2) күч. гади с. Күп һәм талымсыз ашау-эчү яисә йоклау. Йокы бүсмәсеннәр өчен, Рәүф хәбәрләшү әмәлен дә тапты: дежур торучылар --- утрау каравылына сәгать саен кесә фонаре белән якты күрсәтергә тиешләр иде. А.Тимергалин. Хыялларың тормышка ашмас. Йокы бүсәргә яратасыз. Д.Салихов Бүсә төшү Бераз бүсү Бүсеп ташлау Кинәт, көтмәгәндә бүсү. Яңа корал, яшел Җирегезне җансыз таш өеменә йә булмаса комета-мазарга әйләндереп, бөтен Кояш системасын бүсеп ташларга бик мөмкин... А.Тимергалин Бүсеп тору Бертуктаусыз бүсү Бүсеп чыгу Өслекне бозып, астан өскә калку. Газзә бишмәтен салып караса, чыннан да, аркасы буйдан-буйга ертылган, эченнән мамык урынына язып салынган ак йон бүсеп чыккан. М.Маликова |