БҮСЕР и. гар. 1) Кешедәге кайсы да булса әгъзаның (күбесенчә нечкә эчәкнең) эч куышлыгыннан тире катлавы астына бүселеп чыгуыннан гыйбарәт авыру. Гади төер түгел, арка мие бүсере. С.Сөләйманова. [Катәмтай:] Бүсерем бүселгән минем. Ф.Шәфигуллин. --- ул чакта өч төрле авыру бар иде: бүсер чыгу, аш үтмәү, яман шеш. М.Юныс 2) Шул рәвешле бүлтәеп чыгып торган әгъза |