БҮСЕЛҮ ф. 1) Бер якка ишелеп җимерелү, бер яктан таркалу, таркалып китү; эчтән этеп тишелгән булу. Фермаларыбызга гына күз салыгыз, иптәшләр! Адәм мәсхәрәсе бит. Яртылаш тирес, пычракка батканнар, ишелеп, бүселеп төшмәсеннәр өчен, як-яктан терәүләр белән терәтелгән ич. М.Хәсәнов 2) диал. Тузу, сүсәрү. Шакмаклы пиджагының якасы тәмәке көленә буялган, иске модалы галстугы бераз кыйшая төшкән, чалбарлары тез турысында бүселеп чыккан. Р.Мостафин 3) Калынаю, зураю. [Болытлар] Үзләре, кияү түшәгедәй бүселеп, төрле рәвешләргә керәләр, әллә нинди әкияти җанварларны хәтерләтәләр. М.Әмирханов // туп. Симерү, юанаю. Урта буйлы, яшьтән үк юанайган егет, барыннан бигрәк, бүселеп чыккан арыш капчыгына охшап тора иде. М.Насыйбуллин 4) Ачулану, үпкәләү. Нәрсә бүселеп барасың, мә, хет, мылтыкны тотып кайт. К.Кәримов. Зәһәрләнеп, бүлмәне бер әйләнде дә, тагын кемгә бәйләнергә белми, бүселеп чыгып китте. Ф.Сафин Бүселеп китү Кинәт бүселү. --- мал карыныннан тегелгән капчык ватылмый да, су да үтми, ялгыш бүселеп китмәсә... Г.Якупова Бүселеп тору 1) Әле, хәзер, күз алдында бүселгән булу. --- ак башлыгыннан буялган чәчләре бүселеп торган ханымга аңлатырга ашыкты: – Кызыма бит әле ике генә яшь тулып килә. Г.Галиев 2) күч. Яңгыр явып, көн бозылган булу. Малай, арыганын онытып, киртә буйлап сузылган сукмактан йөгерә-атлый, йөзе кояштай якты, бүселеп торган көнгә дә исе китми – бүген бәйрәм, чын бәйрәм иде аның өчен. Ф.Сафин |