БҮРТҮ ф. 1) Дымнан, юештән кабару, калынаю. [Капка] Яңгырдан бүртеп авырайган. Г.Минский. Йомырка бүртә башлый һәм күз алдында өч-дүрт тапкыр зурая. Кызыклы физиология 2) Шыту, яфрак чыгару алдыннан тулылану . Юкә, каеннарда, Америка чаганында бөреләр бүрткән. Б.Камалов. Орлыкларның тишелергә сәләтлеләре дә, сәләтсезләре дә бүртә. Биология. Бу вакытта агач һәм куаклар яфрак ярмый әле, ә инде бөреләре бүрткән, һәм сок хәрәкәте башланган була. Табигать белеме 3) Кабарып, калкып чыгу. --- Мамак тамырлары бүрткән зур учы белән күзен каплап торды, аннары гаҗиз рәвештә уфтанып куйды. Х.Камалов 4) к. бүртенү. Мин кызардым, бүрттем. Г.Исхакый 5) сөйл. Тулу. Болгаушинья яңгырларыннан соң, ике көн эчендә елгалар бүртте, юллар бозылды. М.Мәһдиев Бүртә башлау Бүртергә тотыну. Ботаклар кисүне бөреләр бүртә башлаганчы тәмамларга кирәк. Ф.Ибраһимова Бүртә төшү Бераз, җиңелчә генә бүртү. Такта койманың эчке ягында, аның өстеннән урам якка үрелеп карап үскән алма, армут, чия, шомырт агачларының бөреләре кояшта җылынып бүртә төшкән. З.Зәйнуллин Бүртеп килү 1) Акрынлап, аз-азлап бүртү 2) Кинәт бүртү, бүрткән торыш алу. Сары ут яктысында яңагы уйнаклап алды, чигә тамырлары бүртеп килде. Ә.Гаффар Бүртеп тору Әле, хәзер, күз алдында бүрткән хәлдә булу. – Әй улым, ялгыз кешенең тормышын әйтмә инде син аны, – диде карчык, зәңгәрсу тамырлары бүртеп торган, коры сөякле кулын селтәп. Ә.Сафиуллин. Ике көннән, берни булмагандай, Ванечкам килеп җитте, бераз йөзе шешенгән дә, муенындагы кан тамырлары бүртеп тора. Ә.Мушинский Бүртеп чыгу Кискен рәвештә кинәт бүртү. Аның аскет дәрвишнекедәй бронза йөзе бөтенләй үзгәреп китә, изүләре ачык кызыл күлмәгеннән кан тамырлары бүртеп чыкканы күренә. Р.Мирхәйдәров. Ә Рүдәл, киресенчә, тулыланып киткән, бит алмалары йодрыктай бүртеп чыккан, борын яфраклары тырпайган ---. Р.Вәлиев |