БҮРТТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. бүртү. Бер чынаяк ногыт борчагын суда бүрттерәләр. Акчарлак 2) күч. сөйл. Эшләү, уңышка ирешү, алга китү. [Зөфәр:] Соң… эшләр ничек? [Таһирҗан:] Әллә ни бүрттереп булмады әле. М.Шәрифуллин 3) туп. Балага узу, авырлы булу. Артёмка белән зина кылып, корсак бүрттергәнсең әнә. А.Иванов Бүрттереп алу Бераз, тиз генә бүрттерү. Башта вак бәлеш өчен эчлек әзерлә. Моның өчен дөгене яхшылап ю һәм, кайнап торган суга салып, бүрттереп ал. Кызлар энциклопедиясе Бүрттереп бетерү Тәмам, бик нык бүрттерү. – Кара аны, Зәйтүнәгә сиздермә, кычыткан бүрттереп бетерер үзен, иярткәнеңә үзең дә үкенерсең! – дип, арттан кычкырып калды. Д.Гайнетдинова Бүрттереп кую 1) Алдан бүрттерү 2) Бүрткән хәлгә китерү. Инде еллар катламы кулларындагы тамырларын зәңгәргә буяп, бүрттереп куйган. Ә.Сафиуллин Бүрттереп тору Әле, сөйләү моментында бүрттерү |