БҮРТМӘЧЛӘНҮ ф. Кабарынкылану, бүлтәю. Маңгайда бер генә җыерчык та юк, ләкин аның тиресе, бармак белән бөреп-бөреп куйган төсле, йә бүртмәчләнеп, йә чокырланып тора. Ф.Садриев

Бүртмәчләнеп бетү Тәмам бүртмәчләнгән хәлгә килү

Бүртмәчләнеп тору Бүртмәчләнгән хәлдә булу. Бер кыз күренде. Битләре нәрсә беләндер янганмы яки пешкәнме шикелле, ямьсез кызыл булып, бүртмәчләнеп тора иде. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә