БҮРТМӘЧ с. диал. Кабарынкы. Аның [Зикендорфның] йөзе ниндидер кыргый куанычлы тантана бозы белән каткан, тик күзләре генә, менә хәзер үләксә өстенә ябырылачак карчыганыкы шикелле, агына сибелгән бүртмәч кан тамырлары белән кызарып яна иде. Ш.Маннур. Беренче күргәндә, мин аны бер дә ошатмаган идем. Түгәрәк, бүртмәч чырай. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә