БҮРТЕНҮ ф. 1) кайт. юн. к. бүртү

2) Кан йөгерүдән кызару. Сәгыйдә кызарды, бүртенде. Г.Исхакый. Мин кызарам, бүртенәм, сикереп торып җавап бирмичә торам. Г.Исхакый. Ярсудан бүртенгән ачулы йөзләр, һавада айкалган йодрыклар, усалланган күзләр – кыскасы, таякның авыр башы вәкилгә юнәлде. Г.Бәширов

3) Артык тулылану, кабарынкы булу. – Кабахәт!.. Кан эчеп бүртенгән кандаламыни! М.Хәсәнов. Бүртенгән борыннар, күрәмсез, Йөзләрдә – кыргыйлык, гамьсезлек. Г.Афзал

Бүртенеп бетү Тәмам, бик нык бүртенү. Хәдичәнең кисәтүе ярты юлда бүленде, аның каршына кызарынып, бүртенеп беткән марҗа кодагый килеп басты. К.Тимбикова. Түрдәге аяклы бишектә җан ярсуы белән елап яткан сабый шешенеп, бүртенеп беткән. Г.Гыйльманов

Бүртенеп йөрү Әле, хәзерге вакытта бүртенгән хәлдә булу. Баш редактор Чекулаев, хезмәткәрләрең белән тәрбия эше алып бармыйсың, дип, безнең мөхәррирне шактый пешергән. Шуңар бүртенеп йөргән көннәренә туры килгәнмен икән. Л.Ихсанова

Бүртенеп китү Кинәт, бераз бүртенү. Ул кояшта кызарып, бүртенеп китте. Г.Исхакый. Яралы кинәт бүртенеп китте. Г.Әпсәләмов

Бүртенеп тору Әле, хәзерге вакытта бүртенгән хәлдә булу

Бүртенеп чыгу Кинәт кенә бүртенү. Денис чөгендердәй бүртенеп чыкты. А.Иванов. Баян баһадирның йөзе бүртенеп чыкты, әмма түзде, дәшмәде, кул бармаклары гына кылыч сабында калтыранып торды. М.Хәбибуллин

Бүртенеп яту к. бүртенеп тору. Язгы дымга бүртенеп яткан җир өстенә янган керосин исе таралган. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә