БҮРТӘЮ ф. диал. к. бүртү. --- яр читендә үскән йөзьяшәр өянкеләр көмеш толымнарын агымсуда чайкый, бүртәеп, бирчәләнеп, шәрәләнеп беткән тамырлары, ярга чат ябышып, җирне кочкан… Х.Мөдәррисова Бүртәеп килү Акрынлап бүртәя башлау. Март кояшы астында инде тернәкләнеп, бөреләре бүртәеп килгән тал-туйра бәбәген кыркып кинәнделәр генә кәҗәләр. Т.Мөбарәков |