БҮРЕКЧЕ и. 1) Бүрек тегүче; бүрек тегү остасы. Гыйсмәтне, уналты яшеннән, Мәскәү татар сәүдәгәренә бүрекче малай итеп җибәрделәр. М.Гали

2) Бүрекләр белән сәүдә итүче. Чирмеш әкәе, дигәннән, шуны әйтим әле, теге бүрекче Гобәйдулладан калган Мәфтуха үзләрендә торган Хәйретдингә кече хатынлыкка бара, ди. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә