БҮРЕКЛЕ с. 1) Бүрек ( 1 мәгъ.) кигән. [Сәхнәгә] Бик франт кына киенгән, бүрекле --- егет килеп керә. Ф.Әмирхан

2) Бүреге ( 2 мәгъ.) булган. Мәсәлән, аның [Гөлйөзем әбинең] бүрекле тавыгы, кызыл әтәче «Гөлйөзем әби тавыгы», «Гөлйөзем әби әтәче» дип йөртелә. Г.Исхакый. Зәйтүннәрнең авылда усаллык белән дан тоткан бүрекле ата казлары да шунда. А.Гыйләҗев. Бүрекле песнәкләр дә көттермәде. Г.Хәсәнов. Бүрекле алтынсу пингвиннар да, балалары аз гына үсә төшү белән, аларны оядан куып чыгаралар. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә